+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
27 июль 2017, 06:49

Армиядән читләшкәннәр 10 ел карьера эшли алмаячак

Русия Президенты Владимир Путин кул куйган законга ярашлы, призыв буенча хәрби хезмәт итүдән нигезсез сәбәпләр белән читләшкән гражданнар 10 ел дәүләт һәм муниципаль хезмәткә эшкә алына алмачак.

2014 елда Русиядә армиядән качып йөрүчеләргә дәүләт эшендә эшләүне бөтенләй тыю турында закон чыккан иде. Конституцион суд аны илнең Төп законына туры килми дигән карар чыгарды.
Әлеге законга килгәндә, хәзер армиягә барудан читләшүчеләр үзләре “Русиядә муниципаль хезмәт турында” Законны бозганнан соң 10 ел үткәч кенә дәүләт хезмәтендә карьера эшли алачак. Закон хәрби комиссариатларны дәүләт һәм муниципаль органнарга аларда армия хезмәтеннән читләшүчеләр барлыгы турында мотлак хәбәр итүне йөкли. Бу органнар мондый хезмәткәрләренең эштән бушатылуы турында отчет тотарга тиеш
Читайте нас