+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
27 июль 2017, 07:17

Башкортстан юлларында тыныч түгел

Республика буенча ЮХХДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, тәүлек эчендә төбәк юлларында сигез фаҗига теркәлгән. Нәтиҗәдә, ике кеше һәлак булган һәм алты кеше җәрәхәтләнгән.


Иглин районының Калтыман авылында “Урал” мотоциклына идарә итүче 33 яшьлек егет, юлдан төшеп китеп, агач баганага килеп бәрелгән. Аның гомерен коткарып кала алмаганнар.

Бәләбәй - Веровка автомобиль юлында "ВАЗ-2107" автомобиленә идарә итүче 31 яшьлек водитель идарәсен югалткан. “Корыч ат” юл читенә тәгәрәгән. Нәтиҗәдә, 42 яшьлек пассажир һәлак булган.

Водительнең таныклыгы булмый. Өстәвенә, эчмәгәнен дәлилләүче медицина тикшеренүе үтүдән баш тарткан.

Тәүлек эчендә юл инспекторлары 81 исерек водительне тоткан һәм өч меңнән артык юл кагыйдәсе бозуга чик куйган.
Читайте нас