Аның нигезендә, Автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри страховкалауда бәхәсләрне судка кадәр хәл итү буенча комиссия страховкалау компанияләре арасындагы яңа бәхәсләрне карый алачак. Тиешле документ рәсми сайтта дөнья күрде. Ул басылганнан соң 30 көннән гамәлгә керә.
Әлеге документ нигезендә, Русия автостраховкалаучылар союзы тарафыннан төзелгән комиссия һәм чыгымнарны кайтару буенча җаваплы як, бәхәсләрне страховкалаучыдан гариза кергәннән соң 20 эш көне эчендә хәл итәргә тиеш. Соңгылары комиссия карары белән ризалашмаса, бәхәс, элеккечә, арбитраж судына озатыла.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.