+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
28 июль 2017, 07:46

Көн саен 11 чакрым җәяү

Кытай һәм Русиянең 50 гаиләсе җәяүле экскурсиядә катнашып, шундый сынау үтә. Быел чара Кытайда Наньвэнхэ тыюлыгында оештырылган.


150 кешедән торган төркем барлыгы 32,5 чакрым ара үткән. Маршрут Тахэ өязенең Кайкукан авылыннан узып, Мохэ өязенең Бэйцзи авылында тәмамланган.

Икенче тапкыр оештырылучы чара илләр арасындагы дуслыкны ныгытуга, бер-беребезнең гореф-гадәтләрен, мәдәниятен өйрәнүгә багышланган. Өстәвенә, җәяүле туризм табигатькә сакчыл карашны да пропагандалый.
Читайте нас