Тикшеренүләр ике ел дәвам иткән. Тәҗрибәләр тычканнарда үткәрелгән. Яңа дару Зик вирусы белән авырган тычканнарны дәвалаган. Авырлы хайваннар да, алар карынындагы нарасыйлары да зыян күрмәгән.
Зик вирусы дөньяда бизгәк буларак билгеле. Гадәттә, авыручының тән температурасы күтәрелә, буыннары сызлый, күзе авырта. Вирус аеруча йөкле хатыннар өчен хәвефле.