+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
31 июль 2017, 14:29

Агыйделне йөзеп чыгалар, имеш...

Уфада танышлары белән, җиңел генә Агыйдел елгасын йөзеп чыгабыз, дип бәхәсләшкән ир белән хатынга коткаручылар ярдәме таләп ителгән.

Беренче очракта 54 яшьлек хатын, ахирәтенә яшьлектәге кебек яхшы йөзүен күрсәтәсе килеп, булса кирәк, Агыйделгә кереп китә. Ләкин елга уртасында көче бетеп, агымга ияреп ага башлый. Танышы шунда ук коткаручыларны чакырта. Тиз арада килеп җиткән хезмәткәрләр, хатынны судан тартып чыгарып, ахирәте кулына тапшырган.
Ике сәгатьтән соң 40 яшьлек уфалы шундый ук дуамаллык күрсәтә. Агыйдел пляжында старт алган ирне коткаручылар “Лента” гипермаркеты янында тотып ала. Әлеге “батыр” да, теге ханым да алкогольле эчемлек кулланган булган.
Үткән якшәмбедә барлыгы 8 кеше коткарылган.
Читайте нас: