+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
1 август 2017, 16:51

Карбызны сабынлап юыгыз!

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (“Роспотребнадзор”) Русия халкына карбыз сатып алу һәм куллану турында киңәшләрен җиткерә.

Рөхсәт ителгән сату урыннарында бакчачылык культураларының сыйфатын һәм сәламәтлек өчен куркыныч тудырмавын раслаучы документларның тулы пакеты (оешма тарафыннан бирелгән сертификат яки декларация); сатучыларның эш урынында шәхси медицина кенәгәләре, карбыз сатучы юридик затлар турында белешмә, үлчәү, эш сәгатьләре язылган элмә такта булырга тиеш.

“Роспотребнадзор” хезмәткәрләре юл буйларында карбыз һәм кавын сатуның тыелуы турында белдерә. Андый сәүдә нокталарында җиләк-җимешкә тиешле санитар экспертиза үткәрелми. Шуның белән бергә, карбыз автомобильләрдән чыккан газлардагы авыр металларны сеңдерергә мөмкин.

Карбыз кисәр алдыннан аны сабынлы җылы су белән яхшылап юарга кирәк. Шулай итмәгәндә, кабыгындагы зарарлы микроорганизмнар ашказанга эләгеп, эчәк инфекциясе китереп чыгарырга мөмкин.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Читайте нас: