Проект “Бердәм Русия” партиясе башлангычы белән гамәлгә ашырыла. Учалыда 22 күпфатирлы йортның ихаталарын төзекләндерү өчен 20 миллион сум бүленгән. Бу сумма эскәмияләр урнаштыруга, автотранспорт тукталышларын, балалар һәм спорт мәйданчыкларын, җәяүлеләр өчен юлларны тәртиптә тотуга юнәлтеләчәк.
Әлеге эшнең сыйфатын һәм тәмамлану вакытын контрольдә тоту өчен Учалыда видеокамералар урнаштырылган. Алар республиканың төзекләндерү эшләре алып барылган тагын 7 шәһәрендә куелган.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.