-24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
3 август 2017, 14:45

Ял вакытындагы... фаҗига

Киң танылган уңышлы малтабарларның берсе, Уфа шәһәр советы депутаты Иосиф Марачның 24 яшьлек кызы Анастасия Италиядә ял вакытында су аттракционында һәлак булган.

Кайбер мәгълүматлар буенча, аның тромбы өзелгән. Дуслары белдерүенчә, соңгы вакытта кыз вейксерфинг белән мавыга башлаган. Бу хакта инстаграмда бик күп фотолар урнаштырган. Аны тормышны яраткан, ачык йөзле кеше итеп искә алалар.

Анастасиянең нәни баласы ятим калган.
Читайте нас в