+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
4 август 2017, 09:44

Тоталь диктант Уфада үтәрме?

Киләсе елда тоталь диктант 14 апрельдә үтәчәк. Яңалык шул: хәзер диктант башкаласы ел саен алышып торачак. "Диктант башкаласы" статусы шәһәрнең әлеге акциядә төп мәйданчык булуын күздә тота, ул шәһәргә диктант текстын укырга автор үзе киләчәк.

Киләсе елга "Тоталь диктант башкаласы" статусы өчен Уфа да көрәшәчәк. Интернет тавыш бирү көз көне totaldict.ru сайтында старт алачак.
Тоталь диктант — теләгән һәркемнең ирекле диктант язуы. Ул ел саен активистлар һәм волонтерлар көче белән оештырыла. Текстны ел саен акция өчен махсус рәвештә билгеле язучы яза. Акциядә яше, җенесе, белеме, дине, һөнәре, мәнфәгатьләре һәм сәяси карашларына бәйсез рәвештә һәр кеше катнаша ала.
Читайте нас