+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
7 август 2017, 12:05

62 киндер плантациясе юк ителгән

Республикада полиция хезмәткәрләре 83 мең квадрат метр мәйданда үсеп утырган 62 киндер плантациясен юк иткән дип хәбәр итә республиканың эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Сәламәтлеккә зыян китерүче үсемлекләрне юкка чыгару “Мәк” операциясе кысаларында башкарыла.

Беренче этапта хокук сакчылары тарафыннан 500 җинаять эше ачыкланган, 24 килограммнан артык наркотик һәм психотроп матдәләр тартып алынган. Операциянең икенче этабы 1 августтан башланды.

Мисал өчен, Нефтекамада капчыкка киндер тутырган ир тотылган. Үсемлекне ул ташландык бакчалардан җыйган. Аңа карата җинаять эше кузгатылган, ул өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителәчәк.

Полицейскийлар операция кысаларында шулай ук Салаватта яшәүче кешене 5 грамм гашиш белән тоталар. Ул наркотикны сатарга әзерләп куйган була. Аңа карата шулай ук җинаять эше кузгатылган.
Читайте нас