+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
7 август 2017, 06:43

Бүген республикада матәм көне

Бөре районының Үгез авылында агач йорт янган, анда 9 кеше һәлак булган, шуларның бишесе – балалар. Тагын 3 кеше тән җәрәхәтләре алган, аларның икесе дәвахәнәгә озатылган.

Янгын дүшәмбегә каршы төн уртасында чыккан. Йортта, хуҗалардан башка, кунаклар да булган. Янгын сүндерүчеләр утны дүрт сәгатьтән соң гына сүндерә алган.

Әле фаҗига урынында Тикшеренү комитеты хезмәткәрләре эшли.

Һәлак булучыларның якыннарының авыр кайгысын чын күңелдән уртаклашабыз.
Читайте нас