-24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
7 август 2017, 18:56

Туймазыда туй көнендә кәләш һәлак булган

Шәһәрдәге чәчтараштан һәм стилисттан авылга кайтып килүче 23 яшьлек кыз идарә иткән ВАЗ-2115 автомобиленә каршы полосага чыккан “Ниссан Цефиро” машинасы килеп бәрелә.

Руль артында 31 яшьлек Түбән Варта шәһәре кешесе була.

Берничә сәгатьтән никахка керәчәк кыз вакыйга урынында һәлак була.

Аның пассажиры, шулай ук “иномарка” шоферы һәм пассажиры дәваханәгә илтелгән.
Читайте нас в