+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
11 август 2017, 12:47

Баласын - ...курьер аша

Кытайдагы Фучжоу шәһәренең Фуцзянь провинциясендәге бер хатын курьер аша балалар приютына посылка җибәрергә уйлаган.

Курьер пластик тартманың селкенеп торуын һәм аннан тавыш килүен сизгән. Ләкин хатын тартманы ачарга рөхсәт итмәгән.

Курьер полициягә мөрәҗәгать иткән һәм тартма эчендә яңа туган бала булуы ачыкланган.

Берничә көн генә элек дөньяга килгән кыз бала дәваханәгә җибәрелгән. Медиклар белдерүенчә, әлеге вакытта аның хәле тотрыклы.

Баланың әнисе, әлбәттә, кулга алынган.
Читайте нас