Очрашуның темасы – 2017 елда гражданнар җәмгыятен үстерүгә Русия Президенты грантларына гаризалар әзерләү.
Чарада катнашучылар быелгы гаризалар тапшыру шартлары һәм яңалыклары белән танышачак.
“Президент грантлары фонды” төбәк үсеш департаменты җитәкчесе Наталья Алиева быел тәүге грант конкурсына тәкъдим ителгән проектларның бәйсез экспертиза үткәрү нәтиҗәләре турында сөйләячәк.
Чараны Дәүләт җыелышы-Корылтай каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы оештыра.