“Уфа - Аэропорт” трассасын яңарту өчен заказ бирүче 143 миллион сум тәкъдим итә. Аның 112,7 миллионын – федераль бюджет, 26 миллионын республика казнасы бүлә, шәһәр 4,3 миллион сум бирәчәк.
Техник эш регламентына ярашлы, төзүче Салават Юлаев проспектыннан М-5 “Урал” автомобиль юлын (“Ял” кафесы юл чишелешенә кадәр) ремонтларга тиеш. Моннан тыш, юл хезмәткәрләре Агыйдел елгасы күпердә дә асфальтны яңартачак.
Юл катламының өске өлешенең гарантияле файдалану вакыты дүрт ел тәшкил итә.