Бу хакта лаборатория мәгълүматларына сылтама белән “Российская газета” хәбәр итә. Августта гына илнең үзәк төбәкләренә килеп җиткән коры һәм җылы һава торышының сентябрьдә дә саклануы мөмкин. Алдагы атнада Русиянең үзәк өлешендә һава температурсы 20-25 градустан түбән төшмәячәк. Август ахырына кадәр температураның нормадан түбән булуы күзәтелми. 21-22 августта гына бераз салкынча булачак, аннан тагын җылытачак дип фаразлана. Димәк, әбиләр чуагының ай буена дәвам итүе ихтимал.