“Сәлам, студент!” бәйрәменә ел саен 10 меңнән артык кеше килә. Аның программасында алып баручылар Филүс Касыймов, Җәмил Ишмөхәммәтов, Газиз Әбделмәнов тәкъдим иткән шоу, уен һәм бәйгеләр, флешмоб, эстрада йолдызлары чыгышлары каралган.
Быелгы чарада милләтләр дуслыгына, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауга зур урын биреләчәк. Ул сентябрьнең беренче көнендә 17 сәгатьтә башлана.