Бу яңалык гражданнарга шәһәр мохитенә йогынты ясарга мөмкинлек бирәчәк. Реестрда һәр “Рунет” кулланучысы, аның фикеренчә, төзекләндерү таләп ителүче объектларны үзе сайлый алачак. Шунда ук башкарылган эш сыйфатын тикшерергә һәм бәяләргә мөмкин булачак.
Хәзерге вакытта торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасында торак фонды турында белешмә, коммуналь хезмәтләр исемлеге һәм аларның бәясе тәкъдим ителгән. Аны ясаучылар ел ахырына кадәр дәүләт мәгълүмат системасына күпкатлы парковка, балалар һәм спорт мәйданчыкларын да кертергә вәгъдә бирә. Яңа реестрда хәтта фонтан, чәчәк клумбалары, эскәмия, фонарь һәм пандуслар турындагы мәгълүмат та булдырылачак.