+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
17 август 2017, 12:23

Русиядә самолетларга камера урнаштырылачак

“Известия” гәзите хәбәр итүенә караганда, Русиядә самолетларга камера урнаштырылачак.

“Салонда камерадан башка без җирдәге хезмәтләрнең ничек эшләвен күрә алмыйбыз. Алар бит шулай ук, безнең кебек, очар алдыннан самолетларны тикшерә. Әмма аларны берәү дә күзәтми. Үз эшләре тиешенчә башкарылганмы, ярамаган гамәл кылынмаганмы – видеоязма булмагач, берәү дә белми”, – ди “Ространснадзор” башлыгы урынбасары Владимир Черток.

Аның сүзләренә караганда, әлеге таләп норматив-хокукый актта язылган. Салондагы хәлне теркәп бара торган видеоязма – объектив контроль чарасы булырга тиеш.
Читайте нас: