Мәрхүмнең дуслары хәбәр итүенчә, 23 яшьлек Газинур Мәскәүдә Русия дәүләт геология-эзләнү университетында укыган. Аның Сочи пляжына ничек барып чыгуын белүче юк.
—Газинур бик яшь күренә иде, югары уку йортында укыса да, килеш-килбәте тугызынчы сыйныф укучысыныкы кебек иде. Ул яхшы укыды, бернинди проблема тудырмады, — дип хәтерли аның турында Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта Башкортстан студентлары ассоциациясе җитәкчесе Азат Бадранов.
Мәрхүмнең туганнары авыр хәлдә калган: аны туган ягы Хәйбулла районының Акъяр авылына алып кайтып җирләү өчен мөмкинлекләре юк. Моның өчен 100 мең сум таләп ителә.