“Агымдагы ел ахырына кадәр трендның үзгәрүен көтәргә кирәкми. Бәяләр акрынлап түбәнәюен дәвам итәчәк”, - ди “Автостат” директоры Сергей Целиков.
Моңа кадәр куллануда булган машиналарга бәяләр, 2014 елдан алып, үсештә дип хәбәр ителде, мондый “тимер ат”ларның уртача бәясе 568 мең сумга җиткән иде.
Бәяләр төшүнең төп сәбәбе – тотылган машиналарга ихтыяҗ кимү. Кешеләр ешрак яңа машина сатып ала башлаган.