+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
23 август 2017, 08:15

Ял да юк, акча да

Кара диңгез буенда ял итү теләге 19 кеше өчен хыял булып кала.

Уфадагы “45нче параллель” туристик фирмасының 29 яшьлек директоры караклыкта гаепләнә. Ул клиентларны 580 мең сумга алдаган.

Прокуратурадан хәбәр итүләренчә, бу кеше узган ел гражданнарга Кара диңгез буенда ял итәр өчен путевкалар сата.
Автобус турына килешү төземи генә акча ала һәм кирәк-ярагына тотына.

Ведомствода әйтүләренчә, ялны оештыручы үз гаебен танымаган. Тикшерү вакытында аның акчасына, җир участогыһәм кеше тормый торган бүлмәсенә арест салынган.

Җинаять эше Уфаның Октябрь район судына җибәрелгән.
Читайте нас