Синоптиклар фаразлавынча, сентябрь башыннан ук яңгырлы көннәр көтелә. Алар, икесеннән башланып, ике атна дәвам итәчәк. Ә һава температурасы көндез +20, төнлә +11 градус тирәсе булачак.
“Әбиләр чуагы” Уфада сентябрьнең икенче яртысында көтелә. Ул озакка түгел, нибары өч көнгә киләчәк. 15 сентябрьдән янә яңгырлы көннәр башалана, һава температурасы көндез +10 градуска кадәр төшәчәк, дип фаразлана.