+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
30 август 2017, 07:08

Борайда \"Автоледи-2017\" бәйгесе узды

Күптән түгел Борай районының Мәдәният сарае алдындагы мәйданда автомобильче гүзәл затлар машина йөртү осталыгы буенча көч сынашты.

Әлеге конкурсны ДОСААФ һәм ЮХХДИнең район бүлекләре, хакимиятнең яшьләр сәясәте секторы оештырды.
Хәзерге заманда руль артына утыручы хатын-кыз гадәти хәл. Алар машина йөртүгә бик җаваплы карый, юл йөрү кагыйдәләрен тиешенчә үтәргә тырыша. Тик, шул ук вакытта, статистикадан күренүенчә, нәфис затлар гаебе белән теркәлгән авария очраклары арта, чөнки алар гадәттән тыш хәлләрдә югалып калучан. Шуңа да бу конкурсның үткәрелүе очраклы түгел.
Хатын-кыз водительләр юл йөрү кагыйдәләрен белү, табибка кадәр беренче ярдәм күрсәтү, автомобильне махсус билгеләнгән участокта йөртү буенча сынау тотты. Бәйгедә катнашкан сигез конкурсантның барысы да биремнәрне уңышлы үтәде. Баллар исәпләнеп, нәтиҗәләр ясалды. “Автоледи–2017” исеменә Эльвира Зиннәтуллина лаек булды. Юлия Гыйльманова һәм Динария Камалтдинова икенче, өченче урыннарны яуладылар.
Читайте нас