Өченче тапкыр үткәрелүче әлеге җыен Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татар яшьләренең Европа берләшмәсе һәм Германиядә яшәүче татар яшьләренең "Аргамак" оешмасы тарафыннан, Татарстан Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының Германиядәге вәкиле Таһир Гатауллин ярдәме белән оештырыла.
Форум программасында актуаль темаларга фикер алышу, татар биюе буенча мастер-класс, концерт уздыру каралган.
Билгеле булуынча, Европа татар яшьләре форумының беренчесе - Ригада, икенчесе Таллинда узган иде.