+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
5 сентябрь 2017, 08:09

Беренче урында -- үзебезнең “җиделе”!

“Автостат” агентлыгы мәгълүматларына караганда, Русия юлларында 1,75 миллион “Lada 2107” машинасы йөри.

Икенче урында -- “Lada 2106”, андый автомобильләр 1,62 миллион. Өченчедә --“Lada 4x4”, алар 1,16 миллион берәмлек теркәлгән.
Рейтингның алдагы дүрт позициясендә дә Русиядә җитештерелгән “Lada” автомобильләре тора: "2109" (878,5 мең), "2110" (829,8 мең), "2114" (773,4 мең) һәм "2105" (751,5 мең).
Унлыкка ике генә чит ил машинасы кергән: “Ford Focus” (704,3 мең) һәм “Toyota Corolla” (695,6 мең). Рейтингның азагында --“Lada-21099” (679,1 мең).
Читайте нас