+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
6 сентябрь 2017, 08:03

Сабантуй түгел — Пчелотуй!

“Пчелотуй” бәйрәме Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылында традициягә кереп бара. Быел ул 9 сентябрьдә узачак.

Умартачылыкка багышланган илдәге иң “яшь” бәйрәмнәрнең берсе 2013 елдан үткәрелә. Анда бөтен Русиядән умартачылык эше белән шөгыльләнүчеләр һәм бал яратучылар җыелачак.

Татлы ризык кына гына түгел, умартачылык кирәк-яраклары да сатып алып булачак, оста умартачылар киңәшләрен бирәчәк.

Бу көнне махсус “Бәләбәй-Мәтәүбаш” автобусы йөриячәк. Автобус Бәләбәйдән 10 сәгатьтә кузгалачак һәм 14.00дә кире киләчәк. Бәйрәм 11 сәгатьтә башлана.

Бәйрәмне оештыручылар — “Башкортстан умартачылары” төбәк иҗтимагый оешмасы белән Мәтәүбаш авылы хакимияте.
Читайте нас