+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
7 сентябрь 2017, 08:20

«Басма» -- татарча клавиатура

“Татар-информ” агентлыгы хәбәр итүенә караганда, Татарстанда 7 ел дәвамында дизайн һәм медиапроектлар белән шөгыльләнүче «Теория» дизайн-студиясе татарча клавиатура уйлап чыгарган. Әлеге студия үзенең татар фонетикасы һәм татар тарихы турындагы видеолары белән танылган иде.

- Без күп татар проектлары эшлибез. Безнең өчен эшчәнлек барышында иң зур проблема - татар текстларының авыр җыелуы. Татар хәрефләре кирәк булган саен раскладканы күчерергә, ягъни бер телдән икенче телгә күчәргә телисең икән, махсус төймәләргә басу кирәк. Уйладык-уйладык та бу мәсьәләне хәл итү юлларын эзли башладык, - ди «Теория» дизайн-студиясе җитәкчесе Илдар Әюпов.
Нәтиҗәдә, дизайн-студия хезмәткәрләре, татарча клавиатура ясарга кирәк, дигән фикергә килгән. «Басма» клавиатурасының проектын 2016 елның сентябрендә эшли башлаганнар.
Татарча клавиатура, проектыннан күренгәнчә, гадәти клавиатуралардан әллә ни аерылмый. Бары тик аның уртасында «Һ», «Ү», «Җ», «Ө», «Ң», «Ә» хәрефләре бар һәм алар аерым төймәләрдә урнашкан. «Басма»да нокта һәм өтер өчен дә аерым төймәләр табылган.
Клавиатураны ничек атарга дип озак уйлаганнар. «Һәр проектыбызга оригиналь исем бирергә тырышабыз. Клавиатураны башта инглизчә атарга карар кылган идек. Соңрак «Басма»да тукталдык. Бу сүз матур яңгырый, әйтергә җиңел, мәгънәсе дә берничә», - ди Илдар Әюпов.
Хәзерге көндә «Басма» татар клавиатурасының моделе һәм микросхемасы бар. Алга таба детальләр, төймәләр һәм махсус корпус төре җитештерергә кирәк. Шуннан соң гына беренче татар клавиатуралары дөнья күрәчәк. Әлеге эш бик зур финанслар таләп итә. Дизайн-студия үзе генә әлеге сумманы күтәрә алмый. Шуңа күрә алар битараф булмаганнарның ярдәменә өметләнә. Тулырак мәгълүматны студиянең сайтыннан табарга була: http://teorius.ru/klaviatura/.
Проект тормышка ашса, клавиатураны «Теория» дизайн-студиясенең интернет-кибетеннән һәм электроника кибетләреннән сатып алырга мөмкин булачак. «Басма»ның якынча бәясе 2000-3000 сум тирәсе булыр, дип көтелә.
Читайте нас