Әйтергә кирәк, шәһәрдә яшәүче һәр гаиләнең эшчәнлеге нефть сәнәгате белән бәйле. Шуңа да Октябрьский нефтьчеләренә багышланган һәйкәл ачылу зур кызыксыну уятты.
Тантанада шәһәр җитәкчелеге белән бергә Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Владимир Нагорный катнашты.
Шәһәрнең нефть сәнәгате предприятиеләре бәйрәмгә бүләкләр әзерләгән.
“Петро Тул” җәмгыяте көче белән футбол мәйданчыгы төзелде.
“Нефтьче” ял паркында урнашкан мәйданчык бәйрәм көннәрендә сынау да тотты: биредә Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы призына яшь футболчылар ярышлары үтте.
Бөтенрусия статусындагы бәйгедә шулай ук Уфа, Салават, Саранск, Яр Чаллы, Ижау шәһәрләре командалары көч сынашты.