+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
12 сентябрь 2017, 08:59

Путин Башкортстанның ике инкассаторын Батырлык ордены белән бүләкләде

Кызганычка каршы, аларның берсе дәүләт бүләгенә үлгәннән соң лаек булды...

Мәгълүм булуынча, 2015 елның 22 августында Уфаның Калинин районындагы азык-төлек кибетендә Саклык банкы инкассаторларына өч җинаятьче һөҗүм иткән иде.

Алар банкоматка акча салырга килгән ике инкассаторга бензин сибеп, ут төртеп җибәрә. Банк хезмәткәрләренең берсе -Вячеслав Симонов кулына корал алып, җинаятьчеләрне куркытып өлгерә.

Ә икенчесе - Рөстәм Сөләйманов тәне пешүдән һәм алынган җәрәхәтләрдән дәваханәдә вафат була.

Кичә Владимир Путин республикабызның ике инкассаторын вазыйфа бурычларын үтәгәндә күрсәткән кыюлыклары өчен Батырлык ордены белән бүләкләү турында указга кул куйды.
Читайте нас