+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
13 сентябрь 2017, 06:28

Үсмерләр хәтәр җинаятьчене тоткан

Хокук сакчылары мәгълүматлары буенча, 13 яшьлек дүрт үсмер Яңавыл урамында бер баланың кычкырганын һәм елаганын ишетеп кала.

Тиз арада шул урынга барып җитеп, алар бер ирнең сигез яшьлек малайны куаклыклар арасына өстерәп баруын күрә. Дуслар, аны аяктан егып, полицейскийлар килгәнче тотып тора. Ул шушында яшәүче 39 яшьлек бәндә булып чыга.
Баланы коткаручылар бүләкләнгән. Урындагы җитәкчелек аларга — смартфоннар, ә Нефтекаманың Тикшерү комитеты батырлык һәм уяулык күрсәткәннәре өчен Рәхмәт хатлары тапшырган.
Читайте нас