+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
15 сентябрь 2017, 08:55

Бүздәк - Чакмагыш юлында янә фаҗига

Бүздәк - Чакмагыш юлында август азагында коточкыч авария булган иде: 47 яшьлек хатынның, ике кызы белән "КамАЗ" астына эләгеп, үзе һәм 20 яшьлек кызы үлгәнен күпләр ишеткәндер.

13 сентябрьдә шул ук урында янә фаҗигә булган: 36 яшьлек ир идарә иткән җиңел машина "КамАЗ" астында тулысынча изелгән. Ир кеше авария урынында үлгән. Бер-бер артлы булган фаҗига халыкны бик шомландырган, берничә гомер өзелгән урынга дин әһелләре белән барып, дога кылуны оештырырга да тәкъдим итүчеләр бар.
Читайте нас