+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
18 сентябрь 2017, 11:36

Ризван Хәмид вафат булды

17 сентябрьдә күренекле татар драматургы Ризван Хәмид вафат булды. Якташыбыз 24 октябрьдә 76 яшен билгеләргә җыена иде.

Ризван Хәмид 1941 елның 24 октябрендә Башкортстанның Ярмәкәй районы Усман-Ташлы авылында туган. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 1978-79 елларда Мәскәүнең Луначарский исемендәге Театр сәнгате институтында Югары курсларда, 1981-83 елларда ул СССР Язучылар берлеге каршындагы икееллык Югары әдәби курсларда укый. 1984-85 елларда Ризван Хәмид Татарстан язучыларының Чаллы оешмасын җитәкли, ә 1985-86 елларда Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара. 1986 елдан профессионал язучы сыйфатында фәкать әдәби иҗат белән шөгыльләнә.
Ризван Хәмид – җитмешенче еллар ахырында әдәбият мәйданына чыккан яшь татар драматургларының берсе. Аның 1977 елда язылган «Синең урыныңа кайттым...» дигән беренче драмасы ук, әдәбият-сәнгать җәмәгатьчелегенең уңай фикерен алып, 1978 елда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры репертуарына кертелә. Драма, урыс теленә тәрҗемә ителеп, берничә урыс театры сәхнәсендә дә уйнала һәм матбугатта басылып чыга. Шуннан соң бер-бер артлы язылган һәм шулай ук Татар академия театры, Әлмәт, Минзәлә татар драма театрлары, К. Тинчурин исемендәге Драма һәм комедия театры сәхнәләрендә уйналган «Иске йорт кешеләре» сатирик комедиясе (1979), «Кайтыр идем» (1980), «Каен җиле» (1982), «Китәм инде» (1983), «Айсберг» (1984), «Майның унбишләрендә» (1984), «Диде кардәш...» (1985), «Ике сәгать – бер гомер» (1985), «Олы юлның тузаны» (1986), «Җиде баҗа» (1988), «Хушлашырга безгә иртә әле» (1991), «Исәнлеккә-саулыкка» (1994), «Көзнең соңгы яфраклары» (1996), «Тигезәкләр» (2000) һәм башка драма һәм комедияләре белән танылу ала. Драматургның аерым пьесалары сиксәненче еллар дәвамында Казан урыс яшьләр театры, Димитровград, Сизов шәһәрләрендәге урыс театры сәхнәләрендә, милли телләргә тәрҗемә ителеп, Кабарда, Лак, Төрекмән дәүләт театрларында, Сибай башкорт театрында куелып уңыш казана.
Драматург «Синең урыныңа кайттым...» һәм «Китәм инде» драмалары өчен 1984 елда Республика яшьләр оешмасының М. Җәлил исемендәге премиясенә лаек була, 1991 елдан «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә.
Ризван Хәмид – 1981 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы иде.
Ул бүген Казанның Киндерле зиратына җирләнде.
Читайте нас