-- Михаил Калашников – урыс кешесенә хас иң яхшы сыйфатларны бергә туплаган шәхес. Аның табигый сәләте, гадилеге, намуслы булуы һәм оештыру таланты Ватанны саклауда тулы бер кораллар линиясен тудыру мөмкинлеген бирде, - диде тантанда Русия мәдәният министры Владимир Мединский.
“АК-47” автоматы тоткан сигез метрлы һәйкәл Мәскәү шәһәре думасы һәм "Ростех” корпорациясе ярдәмендә Русия хәрби-тарихи җәмгыяте тарафыннан куелган. Скульптор композициясе архитектура-сәнгать проектын Русия рәссамы Салават Щербаков әзерләгән.