-31 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
25 сентябрь 2017, 11:20

Эйфель манарасын күргәнегез бармы?

“Известия” хәбәр итүенә караганда, Парижда 1889 елда Эйфель манарасы төзелгәннән бирле анда 300 миллион кеше булган.

«28 сентябрьдә, пәнҗешәмбе көнне, Эйфель манарасы, 1889 елда төзелгәннән бирле анда 300 миллион кеше булу уңаеннан тамаша кылучыларга уникаль күңел ачу программасын тәкъдим итә”, - диелгән объектка хезмәт күрсәтүче SETE компаниясе сайтында.
Манарага килүчеләр Парижның истәлекле урыннарыннан фотографияләр ясый алачак, рәсемнәр “300 миллион рәхмәт” дип аталган махсус диварда эленәчәк. Моннан тыш, концерт, бәйрәм чаралары һәм шоу булачак.
Эйфель манарасы дөньяда кеше күп була торган иң истәлекле урыннарның берсе булып тора.
Читайте нас в