“Известия” гәзите Русия Оборона министрлыгына сылтанма белән хәбәр итүенчә, илнең стратегик тәгаенләнештәге ракета гаскәрләре «Тополь-М» РС-12М континетальара баллистик ракетасын уңышлы очырган. Ракета Әстерхан өлкәсендәге Капустин Яр полигоныннан старт алган һәм Казахстанның Сары Шаган полигонындагы шартлы максатка барып җиткән.