Моннан тыш, төзек юллар "унлыгы"на Ханты-Манси, Майкоп, Белгород, Казан, Салават, Мәскәү, Череповец һәм Калининград шәһәрләре керә.
Курган өлкәсенең Шадринск шәһәре, Волгоград, Владивосток, Орел, Кондопога, Нальчик, Ковров, Тверь, Орск һәм Махачкала начар юллы шәһәрләр исемлегендә.
Сүз уңаененан, Махачкалада тикшерүчеләр иң зур юл чокырын тапкан. Аның тирәнлеге - өч, озынлыгы алты метр икән.
Агымдагы елда "Гомумрусия халык фронты" активистлары Русиянең 84 субъектындагы 110 шәһәр трассасын тикшергән. Проектның координаторы, Дәүләт думасы депутаты Александр Васильев сүзләренә караганда, 2015 елдагы белән чагыштырганда, ил юлларының сыйфаты яхшырган.