Тиздән полиция үтерүченең эзенә төшә. Җинаятьтә шикле кешегә 30 яшь, ул Мәләвез районыннан. Әлеге икәү социаль челтәрдә танышкан. Аннары, очрашып, Салават шәһәрендә автомобильдә йөргәннәр һәм урман полосасына борылганнар. Нәкъ шул вакытта Ольга ахирәтенә “Урманга барабыз” дип селфи җибәргән һәм гаип булган.
Ольганы туганнары, дуслары һәм волонтерлар бер атна буе эзләгән. Ачыклануынча, урманда ир белән хатын арасында низаг чыга. Тәүгесе машинасыннан бау алып, танышын буып үтерә. Ул гаебен таныган.
Мәрхүмәнең 10 яшьлек улы белән 3 яшьлек кызы калган.