Анда 4 меңнән артык бал җитештерүче, шулай ук, дөньяның төрле почмакларыннан умартачылар ассоциацияләре җитәкчеләре катнашты. “Апимондия” Халыкара умартачылар ассоциациясе федерациясе президенты Филипп Маккейб фәнни секцияләр эшенең төп юнәлешләрен билгеләде һәм катнашучыларга уңышлар теләде.
Конгресста Русиянең 2021 елда “Апимондия”нең 47нче конгрессын Уфада үткәрү турында гаризасы каралды. Аны Русия Умартачылар берлеге президенты Арнольд Бутов, республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов һәм Башкортстан министры Руслан Мирсәяпов тәкъдим иттеләр.
Чара кысаларында, шулай ук, Русиянең Истанбулдагы Генеральный консулы Андрей Подъелышев белән Илшат Таҗетдиновның очрашуы үтте. Яклар Башкортстан белән Төркия хезмәттәшлеге мәсьәләләрен тикшерде.
Премьер-министр билгеләвенчә, бүген Башкортстанда Төркия капиталы катнашлыгында булдырылган 64 предприятие эшли. Андрей Подъелышев, үз чиратында, хезмәттәшлекне активлаштыру кирәклеген һәм республика проектларына булышлык итәргә әзер булуын белдерде.