+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
5 Октября 2017, 07:33

Дүрт машина бәрелешкән

Кичә, 4 октябрьдә, Стәрлетамак - Салават автомобиль юлының 29нчы чакрымында 18 сәгать 10 минутта күп машина катнашлыгында юл фаҗигасе булган.

Төньяк Осетия (Алания) Республикасы кешесе "ГАЗ-2705" автомобилендә башта туктап торган йөк машинасына һәм "Hyundai" җиңел машинасына, аннары каршы якка хәрәкәт итүче "LADA Priora" автомобиленә бәрелгән. Нәтиҗәдә, "ГАЗ" автомобиленең пассажиры каза күргән.
Читайте нас