-24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
10 октябрь 2017, 11:50

Уфада иң зур зоопарк булачак

Русиядә иң зур зоопарк Уфада төзеләчәк. Анда бөтен дөньядан 5 мең хайван асралырга тиеш.

Экопарк Европа, Азия, Африка, Төньяк һәм Көньяк Америка, Австралия һәм Антарктидага туры килгән җиде зонаны үз эченә ала.

200 гектар мәйданда 5 меңнән артык хайван тотылачак.

Проектны “Агыйдел” зоология бакчасы гамәлгә ашырырга тиеш.

Территория агачлар арасында, су объектлары янында урнашачак. Анда җәяү дә, велосипедта да йөрергә, саф һава суларга, хайваннар дөньясын күзәтергә мөмкин булачак.

Аны төзү вакыты әлегә билгеле түгел. Элек Уфада күчмә зоопарклар гына була иде.
Читайте нас в