Унике бала укытучылары белән "Туймазы-Ык мәгарәләре-Туймазы" маршруты буенча җәяүле экскурсиягә барган.
Юлда туктап, Туймазы районы стеласы янында фотога төшмәкче булганнар.
Шул чакта аларга водитель хокукы булмаган 26 яшьлек егет утырган машина килеп бәрелгән.
Зыян күргән дүрт бала дәваханәдә, шуларның берсе реанимациядә.