+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
16 октябрь 2017, 08:25

Актер Дмитрий Марьянов вафат

Русиянең билгеле театр һәм кино актеры Дмитрий Марьянов 47 яшендә вафат булган.

Актер дачада ял иткән булган. Мәскәүгә кайтып барганда, ул үзен начар хис итә һәм аңын югалта.

Аның белән автомобильдә барган дуслары, полициядән ярдәм сорап, Мәскәү өлкәсенең Лобня шәһәре дәваханәсенә ашыга.

Табиблар актерның үлемен терки. Үлемнең сәбәбен тромб өзелү белән аңлаталар.

Актер 1994 елдан “Ленком” театрында эшләгән. “Юнона и Авось”, “Бременские музыканты”, “Поминальная молитва” һәм башка спектакльләрдә уйнаган. Фильмнарда төшкән (“День радио”, “Выше радуги” һ.б.). 1986 елдан ул илледән артык роль уйнаган.
Читайте нас