+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
16 Октября 2017, 10:46

Интернет аша сыер сатсаң...

Октябрьский шәһәрендә яшәүче бер ханым интернет аша сыерын сатарга булган һәм “Авито” сайтында шул хакта белдерү урнаштырган.

Шул ук көнне аңа Южноуральск шәһәреннән бер хатын шалтыратып, сыерны сатып алачагын әйтә. Ара ераклыгына һәм якын вакытта әлеге шәһәргә килү мөмкинлеге юклыгына сылтанып, ул акчаны хуҗабикәнең картасына салырга теләк белдерә. Тегесе моңа риза була һәм Сбербанк терминалына юл тота.

Сатып алучы аңа абонент номерын хәбәр итеп, бер сәгать эчендә акчаның киләчәген әйтә. Тиешле операцияләрдән соң чек алына. Ләкин өенә кайткач, сыер сатучы киресенчә аның исәбеннән 5 мең сум юкка чыгуын күргән һәм мошенниклар кармагына эләгүен аңлаган.

Әле бу эшне полиция тикшерә.
Читайте нас