+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
17 октябрь 2017, 06:21

Яңавылда - яңа күпер!

Республика көне алдыннан Яңавылда бик күп шатлыклы вакыйгалар булды. Шуларның берсе - яңа күпер ачылу.

Шәһәргә кергән урында, Уфа - Яңавыл трассасындагы күпер гыйнварда ук ябылган иде. Ремонт эшләрен биредә "Уралдорстрой" җәмгыяте алып барды.
- Әлеге күпердә эшләрне өзеклексез алып барырга тырыштык. Ул республика бюджетыннан финансланды һәм алты миллион сумга төште, - ди җәмгыятьнең идарәчесе Армен Устян.
Шулай ук Ямбай авылында да Маек елгасы аша күпер ачылды.
- Ике объект та вакытында төзелде һәм ачылды, - ди район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Салават Гыйльмиев.
Читайте нас