+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
24 октябрь 2017, 06:21

Янган акчалар кире кайтарылачак, имеш...

СССР таркалганга кадәр саклык кенәгәләрендә акчасы булган русиялеләргә алар конвертацияләнеп кире кайтарылырга мөмкин. Шушы көннәрдә Дәүләт думасының финанс базары буенча комитетында тиешле закон проекты каралачак.

Әлегә кадәр бу түләүләр, финанс чыганагы табылмау сәбәпле, “туңдырылып” килде.

Яңа закон проекты вкладларны Саклык банкына, дәүләт страховкалау компанияләренә кайтаруны күздә тота.

2018 елда бурычларны түләү өчен таләп ителгән акча күләме 42,76 триллион сум (2019-20 елларда аннан күбрәк) тәшкил итә.

Ләкин Финанс министрлыгы бу сумманы елына 5,5 миллиард сумнан арттыра алмавын белдерә. Анысы да 2020 елдан соң гына булырга мөмкин.

1995 елда кабул ителгән “Русия Федерациясендә гражданнарның җыелган акчаларын тергезү һәм саклау турында” федераль закон әлеге түләүләрне мотлак башкарырга кирәклеген күрсәтә.

Хөкүмәткә, акчаны тиз арада түли башларга яисә, үзенең халык алдындагы бөтен бурычларын гафу итеп, әлеге законны юкка чыгарырга кирәк, ди белгечләр.
Читайте нас