Шәхси хуҗалыклар - 30 миллион сум, юридик берәмлекләр 8,5 миллион сум алачак.
Һәлак ителгән терлек урынына токымлы мал сатып алу мәсьәләсенә республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы контрольлек итә.
Үткән атнада Туймазы районында Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Раил Фәхретдинов тәкъдиме белән һәм район хакимияте хуплавы буенча тилчә вирусын бетерүгә бәйле рәвештә терлекләре юк ителгән кешеләргә ярдәм күрсәтү максатында "Туймазылылар - туймазылыларга" фонды оештырылды.
Аның төп бурычы - терлексез калган аз тәэмин ителгән гаиләләргә ярдәм күрсәтү. Анда тупланган акча фәкать шушы максатларда гына тотыла алачак. Фондка акчаны теләге булган һәркем, шулай ук юридик берәмлекләр күчерә ала. Акча иҗтимагый нигезендә эшләүче эшче комиссия карары нигезендә тотылачак.
Комиссиягә матди ярдәм күрсәтүчеләр, шулай ук Үрмәкәй, Ярмөхәммәт, Кандра, Түбән Каран-Елга авылларының җәмәгатьчелек вәкилләре керә.
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре сатуга терлек тәкъдим итәргә әзер.
Изге эшкә шәһәр халкы да үз өлешен кертә. Мәсәлән, Туймазы индустиаль колледжы җитәкчелеге үзенең студентларына - карантин зонасында яшәгән 5 кешегә матди ярдәм күрсәткән.