+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
30 октябрь 2017, 09:24

БДУда - ачык ишекләр көне

Көзге каникуллар вакытында Башкортстан дәүләт университеты Ачык ишекләр көне оештыра.Чара 3 ноябрьдә көндезге 12 сәгатьтә булачак. Программада ректор, факультет деканнары, институт директорларының чыгышлары каралган.


Абитуриентлар факультетлар һәм институтлар белән якыннанрак таныша алачак, аларны музейлар, уку-укыту һәм фәнни лабораторияләр буйлап экскурсияләр, Бердәм дәүләт имтиханын карау көтә. Югары сыйныф укучыларының һәм ата-аналарның сынаулар, портфолио, конкурс, укырга керү баллары, ташламалар, олимпиадалар, әзерлек курслары турында сораулар бирү мөмкинлеге бар.

Белешмәләр өчен телефон: 229-97-21. Электрон почта: abiturient-bsu@yandex.ru.
Читайте нас