+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
31 октябрь 2017, 12:00

69 яшеңдә башыңны югалтырсыңмы?

Интернет киңлекләрендә бер ир белән танышкан 69 яшьлек ханым аферист корбаны булырмын дип башына да китермәгәндер.

Ләкин чынбарлык һәрвакыт хыяллардан әчерәк була. Әлеге ир үзен икенче ил кешесе дип таныштыра һәм хатынны үз-үзенә гашыйк иттерә. Бераздан документлар белән посылка килергә тиешлеген әйтеп, хатыннан аны барып алуын сорый. Ләкин моның өчен акча кирәк, шуңа күрә ул аннан үз исәбенә акча күчерүен үтенә. Ханым аңа барлыгы җиде тапкыр гомум күләме 1 миллион сумнан артык акча күчерә . Нәтиҗәдә, ир шул акчалар белән гаип була.
Полиция мошенниклык факты буенча җиначть эше кузгаткан һәм гражданнарны, бигрәк дә гражданкаларны уяурак булырга чакыра.
Читайте нас